Без барыбыз да кечкенәдән Яңа ел бәйрәмнәре белән безгә Кыш бабай килә, дип күнеккән.

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Ул ел буе хыялланган бүләкләр бүләк итә... Әмма 18 ноябрь көнне Кыш бабай котлауларны үзе кабул итә, чөнки аның туган көне. Шул уңайдан 21 ноябрь көнне Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова Лилия Ильяс кызы һәм китапханәче Тихонова Вера Михайловна "Кыш бабайга открытка" дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Вера Михайловна балаларга Кыш бабайның кайда яшәве, аңа ярдәм итүчесе кем, Яңа елга теләгән бүләкне сорап хатны Кыш бабайга ничек тапшырырга мөмкин икәнен һәм башкалар турында сөйләде. Балалар рәхәтләнеп Кыш бабай өчен открыткалар ясадылар. Шигырьләр укыдылар, кыш турында табышмакларга җавап таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International