Күкчә авыл клубында балалар иҗат үзәгеннән беренче квалификацияле өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы төрле берләшмәләргә йөрүче балаларга " Әниемә бүләгем" дип исемләнгән мастер класс үткәрде. Балалар бик кызыксынып эшләделәр. Алар "Әниләр көне" уңаеннан энәләр куя торган мендәрчек ясадылар.