Әлеге чараның максаты-балаларда патриотик кыйммәтләр һәм карашлар формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлек һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау.
Спартакиадада Теләче муниципаль районының җиде гомуми белем бирү учреждениесеннән 28 бала (14-18 яшь) катнашты.
Ярышлар түбәндәге төрләр буенча узды:
1. Пневматик винтовкадан ату;
2. АКМ сүтү һәм җыю;
3. Гер күтәрү;
4. 30 метрга йөгерү;
5. Турникта күтәрелү;
6. Граната ату;
7. Аркан тарту.
Чарага әзерлек һәм аны үткәрү буенча гомуми җитәкчелек Теләче муниципаль районының «ФОРПОСТ» үзәге тарафыннан ДОСААФ җирле бүлекчәсе, «Олимп» яшьләр үзәге, «Теләче» спорт мәктәбе, «Юность» спорт мәктәбе һәм Теләче муниципаль районы балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге белән берлектә тормышка ашырылды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча команда урыннары түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Теләче урта мәктәбе;
2 урын-Шәтке урта мәктәбе;
3 урын-Иске Җөри урта мәктәбе;
4 урын-Олы Нырсы урта мәктәбе;
5 урын-Алан урта мәктәбе;
6 урын-Олы Мәтәскә урта мәктәбе;
7 урын-Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе.
Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.