12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Чөнки бу хокукый актта кеше һәм гражданинның да, яши торган  дәүләтебезнең строй нигезләренең дә төп хокуклары, бурычлары язылган. Әлеге мөһим көн уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә “Россиянең конституцион хокукы”дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдылар.  Алар катнашучы укучыларга бу көн турында аңлатып үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International