13 декабрь конне Теләче урта мәктәбендә районыбыз укучылары арасында “Worldskills Tyulyachi-Junior-2021” ярышлары үтте.

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Ниндиерәк ярыш иде соң бу? Аның максаты-бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү, эшче һөнәрләрне бөтендөнья буенча халыкара ярышлар уздыру аша популярлаштыру.  

Белгәнебезчә район эшмәкәрләре ноябрь аенда “Эшмәкәрлек дәресләре” проектын башлап җибәргән иде. Беренче этапта алар барлык район мәктәпләрендә булып, “Нәрсә ул эшмәкәрлек? Аның максатлары нинди? кебек сорауларга җавап бирде.  Икенче этап  укучылар белән Теләчедә эшләп килүче сәнәгать мәйданчыгында булу иде. Һәм менә өченче этап әлеге эшче-яшьләрнең үзара ярышларда көч сынашуы. Ярышларны ачу тантанасына муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та килде. Ул мәктәп белән танышып, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Укучылар барлыгы 10 компетенциядә, ягъни үзләрен төрле профессия вәкилләре буларак сынап карый алды. “Повар-кондитер”, “Чәчтараш”, “Журналистика», “Җиләк-җимештән матурлык тудыру”, “Флористика” һәм башка бик күп төрле һөнәр ияләре булды бүген укучылар. Һәр номинациядә җюри объектив бәя биреп, 1,2,3 урыннарны бүләкли барды. Баландыш төп мәктәбеннэн 9 класс укучысы Гилазова Т. 3нче   урын, 8 нче класс укучысы Мубаракшина Чулпан 1 нче урын   алдылар. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International