Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, ул ВИЧ инфекциясенә каршы көрәш буенча оештырырыла. СПИД- планетаның барлык төбәкләре буенча таралуны дәвам итә. Ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне төрле девизлар астында үткәрелә, ул хәзерге вакытта булган мөһим проблемаларның берсе булып тора. СПИДка каршы көрәш символы-кызыл тасма, бу өлкәдә бер генә акция дә хәзер аннан башка узмый.
Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Безнең тормыш-безнең кулларда»дигән акция уздырдылар. Акцияне оештыручылар авылдашларына мәгълүмати буклетлар тараттылар.