Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә.

2021 елның 24 декабре, җомга

Язмышлары иркәләмәгәннәргә күңел җылысын өләшергә беркайчан да соң түгел. Без, сәламәт кешеләр, йөри, күрә, ишетә, эшли алган өчен шөкер кылып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәргә бурычлы. Шул уңайдан Айдар авыл җирлеге, китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” дип аталган акция кысаларында  Галявиев В., Мифтахов Р.  һәм башка гаиләләргә  күчтәнәч пакетлар биреп, алар белән аралашып кайттылар. Ә бу исә язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга күтәренке кәеф, күңел җылысы, шатлык өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International