Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, уеннарын искә төшерү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Мәдәни чарада “Наза”, “Түгәрәк”, “Йөзек салыш” уеннары уйналды. Алар балачакларын, яшьлекләрен искә төшереп рәхәтләнеп уйнадылар һәм күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.