Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре инвалидлар декадасы уңаеннан «Шәфкатьлелек бизи кешене» дип исемләнгән рәсем конкурсы уткәрделәр. Язмыш кимсеткән кешеләрнең яшәүләре дә - үзе бер батырлык. Аларга карап, башкалар да сәламәтлекнең кадерен белергә, түземлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәнә.