Татарстанда татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителгән иде. Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында уздырылган әлеге бәйгедә Айдар авыл китапханәсеннән Фирүзә Фәләхова, Гөлүсә Корбанова һәм Гөлүсә Баһаветдиновалар катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.