Әңгәмә үткәрде.

2021 елның 24 декабре, җомга

Мәгълүмати технологияләр чорында балалар һәм аларның әти-әниләре еш кына кирәкле мәгълүматны табу өчен Интернетка мөрәҗәгать итәләр, вакытлы матбугат кебек чыганакларның булуын оныталар. Ләкин укучылар арасында матбугаттан кызыклы мәгълүмат табуны өстен күрүчеләр дә бар. Шармыш авылы китапханәчесе укучылар өчен 18 декабрьдә «Знать, чтобы сберечь себя» дигән әңгәмә үткәрде. Катнашучылар «1000 советов», «ЗОЖ» кебек газеталарны укыдылар,  сәламәт яшәү рәвеше һәм начар гадәтләр, дөрес туклану һәм яшькә туры килгән физик активлыкның мөһимлеге турында белделәр. Журнал һәм газета уку кешенең зиһенен киңәйтә, буш вакытын кызыклы һәм файдалы итә, дөньяга уңай караш тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International