21 декабрь көнне күренекле татар язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 94 ел тулу уңаеннан Теләче Үзәк китапханәсендә “Кеше китә, эзе кала, сагынырга сүзе кала” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында тупланган материаллар, китаплары урын алды һәм шулай ук интернет челтәрендә презентация куелды.