"Родник" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрен бүләкләү

2021 елның 24 декабре, җомга

21 декабрь көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы барлыкка килүгә 90 ел тулу уңаена багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге тантанада Теләче районының "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Әхмәтҗанова Алсу Әнвәр кызы катнашты. Ул намуслы хезмәте һәм социаль партнерлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Алсу Әнвәр кызы социаль өлкәдә 2016 елдан бирле хезмәт куя. Үз вазыйфаларын профессиональ төстә, намуслы һәм бирелеп башкара, үз карамагындагыларга аерым игътибар һәм хөрмәт белән карый. Ә социаль хезмәттән файдаланучылар, үз чиратларында, аны ярдәмчеллеге, сабырлыгы, хезмәт сөючәнлеге өчен үз итәләр һәм аңа көндәлек башкарган хезмәте өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International