Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә дә белергә кирәк. Барлык кешеләр дә бу кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш. Белем бирү өлкәсендә юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле кысыклы бәйгеләр үткәрелеп тора. Безнең Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияләнүче балалар да әлеге бәйгеләрдә бик теләп катнаша һәм призлы урыннарга ия булалар. Шундый җиңүчеләребезнең берсе Сафин Тимур. Ул”Юл йөрү кагыйдәләрен үтим” дигән “Кыш бабайга видеохат” темасында дүртенче урынга лаек булды.