Теләченең үзәк ял паркында Үзәк чыршы ачу тантанасы булып узды. Бәйрәмгә килгән тамашачыны районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабурская Сәрия Харис кызы тәбрикләде. Чараны районыбызның оешма- предприятия хезмәткәрләре катнашында техника һәм Кыш бабайлар парады, район үзешчәннәре һәм махсус кунаклар- Айгөл- Эльмир Җиһангиров, Миндияр Шәймардановлар чыгышы бизәде.