Бу бәйрәм - матурлыкны яратучыларның уртак бәйрәме.Шул уңайдан, Югары Мәтәскә авыл клубында олы хөрмәткә ия булган, барлык гомерен шушы хезмәткә багышлаган Зиннатов Нәҗип Әхмадулла улы белән очрашу үтте. Ул рәсем сәньгате белән бала чагыннан ук шогельләнә, мәктәп елларында бик күп рәсем ясау бәйгеләрендә катнаша. Казан шәһәренең рәссамнар әзерләүче хөнәри училищены кызыл дипломга тәмамлап,агач эшләре буенча РӘССАМ белгечлеген ала. Аның хезмәт юлы төзелеш сферасы белән бәйле. Башкалабызның яшь тамашачылар театры , Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театры һәм филормония бинасының фасад һәм интерьер өлешләрен реставрацияләүдә нәкь менә Нәҗип Әхмадулла улының проекты кулланыла.