"Гомерем келәме"

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

18 декабрь көнне, район мәдәният йорты фойесында Теләче Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Йөзек кашы" әдәбият- сәнгать иҗат берләшмәсе әгъзасы Сиренә Гатиятованың  "Гомерем келәме" исемле тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Чарада районыбыз җитәкчеләре, күрше районнардан килгән иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туганнары катнашты. Очрашу кичәсе шагыйрәнең җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды. Килгән кунаклар китапханә белән таныштылар, Сиренә ханымның иҗатына югары бәя биреп, иҗат уңышлары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International