2021 нче елның 20 нче октябреннан 4 нче Халыкара “Җәлил укулары" әдәби бәйгесе үткәрелде. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Урта Мишә авыл китапханәсенең яшь китап укучысы Ралинә Заһидуллина бәйгегә Муса Җәлилнең "Хәдичә" шигырен тәкъдим итте һәм 3 – 6 яшьлекләр арасында район күләмендә 1 нче урынга чыгып Диплом белән бүләкләнде.