Бәйге нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде. «Җәлил татар телендә» номинациясенең 19 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшь төркемнәре арасында катнашып, Фәнзия Фәләхова 1 урын, Фирүзә Фаляхова 2 урынны яулады. Ә 16 яшьтән 18 яшькә кадәр булган яшь төркемнәре арасында Илзирә Фәттахова 1 урынга лаек булды. Ә ике укучыбыз катнашучы сертификатына ия булды. Җитәкчеләре- Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова.