Районыбызның бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, Питрәч районында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре буенча Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советы әгъзалары катнашында узган уку- семинарда катнашып кайтты.
Чара программасына халык һөнәрчелеге , муниципаль берәмлекләр сувенирлары күргәзмәсен үткәрү; балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары, халык сәнгате кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен түгәрәк өстәлләр, грант язу, "Пушкин картасы" буенча чаралар үткәрү һәм башкалар кергән иде. Шулай ук, өстәмә рәвештә «Мәдәни десант»проекты кысаларында укыту семинарлары да оештырылды.