“Ел тәрбиячесе”

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Теләченең  №2 нче номерлы балалар бакчасында район тәрбиячеләренең ел саен үткәрелә торган “Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль туры булып үтте. 

Конкурсның муниципаль этабында районның 6 тәрбиячесе чыгыш ясады: Хәбирова Фәридә Фәрит кызы, Теләче № 3 балалар бакчасы тәрбиячесе, Мөхәммәтҗанова Мәдинә Есмурат кызы, Исхакова Лилия Фәрит кызы, Теләче №1 балалар бакчасы тәрбиячеләре, Зәйнетдинова Зилә Зариф кызы, Теләче №2 балалар бакчасы музыка җитәкчесе, Бадретдинова Энҗе Рөстәм кызы, Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе, Павлова Ләйсән Азат кызы, Олы Нырсы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Призлы урыннарны алдылар:

1 урын-Зәйнетдинова Зилә Зариф кызы;

2 урын-Мөхәммәтҗанова Мәдинә Есмурат кызы;

3 урын-Исхакова Лилия Фәнил кызы.

Комиссия әгъзалары (Якупова Линара Каниф кызы, Якупова Резедә Зөфәр кызы, Сәетова Анна Николаевна, Шугаепова Галия Мөхәммәтгали кызы, Ахварова Голзәдә Мөһәммәтгалим кызы) конкурста катнашучыларның белемнәрен 2 юнәлеш буенча тикшерделәр: 1. «Балалар белән педагогик чара» (читтән торып), 2. «Минем педагогик табышым " (очко).

      “Ел тәрбиячесе” конкурсының район туры нәтиҗәләре буенча Теләченең №2 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Зәйнетдинова Зилә Зариф кызы, Теләченең №1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Мөхәммәтҗанова Мәдинә Есмурат кызы районны яклап республиканың зона турында катнашачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International