Әкиятләр халык иҗатының бик борынгы төре.

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган.Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. Балаларның интеллектуаль активлыгын үстерү. Балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыруны дәвам итү.Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү.Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү макстыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән уен –викторина үткәрделәр.Викторинада балалар төрле әкиятләр сөйләделәр.Нинди әкият геройларын белүләре турында сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International