"Бергә өйрәнәбез/Изучаем вместе"

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

   «Гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау буенча милли ата-аналар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау федераль институты белән берлектә 2021 елда Россия Федерациясе халыкларының тарихи-мәдәни мохитен, телләрен саклау буенча ата-аналар берләшмәләре белән иң яхшы оештырылган эшчәнлеккә Бөтенроссия күләм бәйге үткәрде. Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галимова Н.Ф. "Бергә өйрәнәбез/Изучаем вместе" татар гаилә театр студиясе проектын тормышка ашыруын яктырткан эше җиңүчеләр исемлегенә керде. 15 декабрьдә «Россия Федерациясе халыклары телләрен саклауда һәм үстерүдә гаиләнең роле» Бөтенроссия конференциясе – презентациясе кысаларында әлеге бәйгенең бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International