Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре бу көннәрдә кар чистарту белән шөгыльләнәләр. Аларның төп максаты- шәхси йортларда көн күрүче өлкәннәргә ишегалларында кар көрәүдә ярдәм итү. Алар үз карамагындагыларның ишегалды территорияләрен, капка төпләрен һәм янкормаларга илтүче сукмакларны бик теләп кардан арындыралар. Ә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар, саф һавада йөреп, иммунитетларын ныгыту белән берәттән, эш барышында социаль хезмәткәрләр белән үзләрен кызыксындырган темаларга әңгәмә кордылар. Өлкәннәр мондый кайгыртудан һәм хезмәттән бик канәгать, рәхмәтле булып калдылар.