Әкияттә кунакта

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. «Әкияттә кунакта» дигән технология буенча дәрес үткәрде. Дәрес барышында педагог “Аладдин” әкияте белән таныштырды. Бу әкият яхшылык, тугрылык, зирәклек турында, шулай ук авыр шартларда кулларны төшермәскә өйрәтә. Әкиятне бала бик кызыксынып тыңлады, булачак дәресләргә дә бик теләп киләчәген белдерде. «Әкияттә кунакта» технологиясе балаларда зур кызыксыну уятты, шул рәвешле дәресләр киләсе елга да планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International