"Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең йомгаклау җыелышы

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

         29 нчы декабрь көнне "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында 2021 нче елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең отчет җыелышы булып узды. Социаль хезмәткәрләр бүлек тарафыннан башкарылган эшләр, киләчәккә булган планнар һәм бурычлар турында доклад тыңладылар, хезмәт хакында булачак үзгәрешләр, бәйрәм көннәрендә учреждениенең эш режимы белән таныштылар; отчетларны, документларны вакытында һәм дөрес итеп тутыру һәм тапшыру турында фикер алыштылар. Шулай ук Яңа ел каникуллары вакытында хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде. Җыелыш азагында  хезмәткәрләргә киләсе елда сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләп, бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International