Сезне ихлас күңелдән Яңа – 2022 ел белән тәбрик итәм! Яңа ел безгә, яңа тойгылар, яңа омтылышлар, яңа хыяллар алып килә. Үткән белән киләчәкне тоташтыручы могҗизалы Яңа ел төне күңелләргә шатлык нуры сипсен, куанычлар бүләк итсен. Яңа елның тәүге иртәсе яңа өметхыялларга юл ачсын, изге максатларга ирештерсен. Яңадан-яңа уңышлар, күркәм башлангычлар, якты казанышлар насыйп булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга озак елларга җитәрлек саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, рухи ныклык телим.
Зур ихтирам белән, Теләче муниципаль районы Башлыгы Н.Н. Хаҗипов