2022 елның 1 гыйнвар көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Гәлиәхмәтов Гәбделхәмит Гәлиәхмәт улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гәбделхәмит абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район ветераннар Совеиы битәкчесе Шамил Бурганов, район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов Гәбделхәмит абыйга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Юбилярны Яңа ел белән Кыш Бабай белән Кар Кызы да котлап китте.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.