4 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният йортында балалар өчен «Чыршы бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып көч сынаштылар. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы да чакырылган иде. Балалар кыш бабай белән кар кызына җыр биюгә осталыкларын күрсәтсәләр, алар белән килгән әти әниләр үзләренең Яңа ел теләкләрен җиткерде.
Әлеге чыршы бәйрәмен оештыруда ярдәм күрсәткән авылдашлары- шәхси эшмәкәр Галләмов Сәлим Хатыйм улына олы рәхмәтләрен җиткерә алар.