Кече һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Айдар авыл мәдәният йорты каршында Яңа ел каникулларында кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрелә. 4 январь көнне Айдар авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре төрле яшьтәге балалар өчен «Яңа ел чыршысы янында» дип исемләнгән спорт-уен программасы оештырдылар. Балалар, үзара ярыштылар, конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар: «Төз атучы» «Кар комы», "Кем тизрәк" уеннарда катнашучылар үзләрен җитез, чыдам һәм хәрәкәтчән итеп күрсәттеләр. Әти-әниләр конкурсантлар өчен бердәм җан атып, аларны алкышларга күмде.