29 декабрь көнне Теләче районының Олы Нырсы авылы китапханәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды.

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Очрашуда "Нырсуар, Нырсы җире - шанлы изгеләр җире", "Йөз ел элек..." китаплары авторы Нурания Гыйльметдинова, Олы Нырсы авылы имамы Мансур Хитматов, китапханәче Ләйсән Гыйниятова да катнашты. Фәүзия Бәйрәмова Теләче төбәгенең борынгы тарихы, үзенең иҗаты турында сөйләде, "Баһадиршаһ", "Һиҗрәт", "Гөләйза"  әсәрләренә аерым тукталды. Фәүзия Бәйрәмованың "Баһадиршаһ" әсәренә Нурания Гыйльметдинова да зур бәя бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, Олы Нырсы авылы китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмованың  китаплары күп булып чыкты. Ул үзе дә бу очрашу вакытында китапханәгә "Гөләйза" һәм "Батырша явы" китапларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International