Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Укы, уйна, ял ит!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар.
Балалар төрле ярышларда актив катнашып, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Башваткычлы, мавыктыргыч уеннарда катнашып, күчтәнәч-бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм чарасы нәни дусларыбызга күңелле мизгелләр бүләк итте.