5 январь көнне Айдар авыл китапханәсендә танылган язучы, шагыйрә, журналист, рәссам, якташыбыз Дания Гайнетдиновага 70 яшь тулу уңаеннан «Ай нурлары сыман иҗат юлы, үзе моңлы, үзе шундый серле” дип исемләнгән әдәби уку уздырылды. Чара барышында яшьләребез язучының туган як, туган як табигатенең гүзәллеген чагылдырган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.