Мәгълүмат технологияләре чорында балалар еш кына Интернет челтәренә мөрәҗәгать итәләр, китап һәм кызыклы, матур журналларны барысы да кулланмый. Китапханәче А.Фаляхова балаларга вакытлы матбугатның китаплардан нәрсә белән аерылуын, балалар журналлары дөньясының ни дәрәҗәдә төрле, кызыклы булуын сөйләде, аларга күзәтү ясады. Балалар әлеге журналларда булган кызыклы рубрикалар, танып белү һәм күңел ачу материаллары турында белделәр, матур шигырьләр, хикәяләр укыдылар. Журналлардан балаларга төрле табышмаклар, мавыктыргыч уеннар, ребуслар тәкъдим ителде. Мондый чаралар китапханәгә тагын да күбрәк яңа укучылар җәлеп итәр дигән теләктә калабыз!