Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Һәр елны без ул бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтәбез. Еш кына ул могҗизалар тормышка да аша. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел лотереясы уйнаттылар. Бу чара “Бәхет кемгә елмая” дип исемләнде. Балаларга 160 лотерея ясалган иде, аның һәркайсы да отышлы иде.