Балаларның кышкы каникул чорын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Китаплар сараенда яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән әкият сәхнәләштерелде. Балалар төрле кызыклы уеннарда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм чарасы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.