Тыюлыклар һәм милли парклар көне ел саен 11 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу бик мөһим бәйрәм, аның максаты - дәүләт дәрәҗәсендә дә, бөтен дөнья дәрәҗәсендә табигатьне саклау кирәклеген искә төшерү. Бу көнне Шармыш авылы китапханәчесе яшьләрне "Табигать хәзинәләре" дип исемләнгән экскурсиясенә чакырды. Укучылар чаңгыга басып табигатькә чыгып китте. Россия һәм Татарстанның тыюлыкларын искә төшерделәр. Мишә елгасына килеп җиткәч, катнашучылар елга турында сөйләштеләр. Укучылар шулай ук безнең төбәктә нинди үсемлекләр һәм хайваннар Кызыл китапка кертелгәнен белделәр. Хайваннарның карда калдырган эзлэрен ачыкладылар.