Шармыш авыл китапханәсендә Гаилә белән аралашу көне уңаеннан "Мин китап белән дөньяны ачам" күргәзмәсе укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге китаплар укучыларга эчтәлекле һәм кызыклы әдәбият сайларга ярдәм итәчәк. "Гади экспериментлар" китабында бик күп кызыклы фәнни экспериментларның тасвирламасы бар, аларны үткәрү бик җиңел. Бу китап һәркемнең вакытын кызыклы һәм мавыктыргыч итәчәк. Күргәзмәдә, шулай ук, тиз үзгәрә торган технологияләр турында соңгы мәгълүматлар бар. Бу энциклопедияләр белемнәрен киңәйтергә теләгәннәргә, тарих, технология, география, биология, тарих белән кызыксынганнар өчен алыштыргысыз.