Олы Мишә авыл китапханәсендә “Саф күңелләр җырчысы” исемле китап күргәзмәсе татар язучысы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмировның (тулы исеме Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров) тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылды. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.