Уртак рейдлар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең беренче эш атнасы план буенча социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның гаиләләрен йөреп чыгудан башланды. 11 гыйнвар көнне социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә чыгу оештырылды. Комиссия составына социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х., опека һәм попечительлек секторының баш белгече Гарипова А. И., МКУ «Мәгариф бүлеге» методист – психологы Фатыйхова Л.М. керде. Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Көнкүрештә куркынычсыз яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде. Шулай ук кышкы чорда балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International