Теләче районы "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәттән файдаланучылары өчен яңа 2022 нче ел "Фототерапия" һәм "Бармаклар өчен гимнастика" технологияләре буенча шөгыльләнүләр белән башланып китте. Өлкәннәр социаль хезмәткәрләр белән берлектә пластилиннан төрле фигуралар әвәләделәр, массаж тубы һәм ярмалар ярдәмендә кул бармакларының хәрәкәтчәнлеген яхшырту өчен тернәкләндерү күнегүләрен башкардылар. "Фототерапия" технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр карамагындагылар үзләренең җылы истәлекләре белән уртаклаштылар, тормышларының кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Әлеге төр технологияләр һәм җылы аралашу нәтиҗәсе буларак өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш белән кызыксынулары арта, эмоциональ халәтләре, фикерләү сәләтләре һәм хәтерләре яхшыра; алар психологик һәм социаль яктан үзләрен якланган итеп тоялар.