13 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында " Серле очрашу" дип исемләнгән квест- уен оештырылды.Чарада катнашучы яшьләр бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук Изге Вәли турында матур риваять һәм танылган кешеләрнең романтик мәхәббәт тарихы турында ишеттеләр. Чара кунаклары күңелле квест-уеннарда һәм күңел ачу конкурсларында катнаштылар, мәхәббәт турында мәкальләр искә төшерделәр. Иң актив катнашучылар романтик бүләкләр - йөрәкләргә ия булды.