13нче февраль көнне Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, татар халкының борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен барлау һәм искә алу максаты белән "Бүген бездә аулак өй" исеме астында кич утыру күренеше оештырылды. Чара җырлар, табышмак һәм такмаклар әйтү, мәзәкләр сөйләү, биюләр, татар халык уеннары белән үрелеп барды.