“Укыйм туган телдә”

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсе 10 февральдән 20 февральгә кадәр  “Укыйм туган телдә” дип исемләнгән флешмоб узды.  Шигырьне һәркем үз туган телендә башкаруы, эчтәлеге буенча  — халкыбызның, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, тарихын чагылдыруы зарур булды.

 Флешмоб кысаларында катнашып 52 кеше туган телгә багышланган шигырь укып,  20 февральгә кадәр #укыймтугантелдә2022, #теләчеүзәк китапханәсе хэштеглары белән үзләренең социаль челтәр битендә урнаштырып барды. Катнашучыларга рәхмәтебезне белдереп электрон сертификатлар җибәрелде, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International