"ГТО"ФСК кышкы фестиваленең зона этабы узды.

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе районында "ГТО"ФСК кышкы фестиваленең зона этабы узды. Биредә безнең Теләче урта мәктәбе командасы да чыгыш ясады. Тренерлар, физик тәрбия укытучылары Хакимов Рафил Рефат улы, Салихова Зөлфия Хәмзә кызы җитәкчелегендә үткән ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
2 баскычта Гыйниятуллин Әмир (4 б сыйныфы) - 3 урын;
3 баскычта Галимова Нәфисә (4 в сыйыфы) - 2 урын;
4 баскычта Фатхуллина Фәдилә (8 в сыйныфы) – 3 урын
5 баскычта Шаймарданова Алия – 4 урын;
6 баскычта Гатиятов Рамил – 4 урын;
7 баскычта Хакимов Рафил – 2 урын;
8 баскычта Фатыйхова Лена – 4 урын
9 баскычта Гатиятов Рәсип – 3 урын.
Шулай итеп Теләче командасы лаеклы 3 урынны яулады. Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Җәйге ГТО ярышларында уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International