Менә алар арасында татар халык ашларын илгә генә түгел, дөньяга таныткан, татар ресторанын оештыручы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗанов та бар.
4 март көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” берләшмәсе членнары белән Юныс Әхмәтҗановның 95 еллыгына багышланган “Милли ризыкларыбыз” дип аталган түгәрәк өстәлгә җыйналдылар. Алар татар халкының милли ризыгы дөге бәлеше пешерү серләренә төшенделәр. Ю. Әхмәтҗанов турында, аның кем булуы, татар милли ризыкларын дөньга танытучы кеше булуы хакында якынрак таныштылар.