Казаклар авылы китапханәсендә танылган аш-су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Хезмәтем - җан рәхәте” дип исемләнгән буклетлар һәм «Тәмле ашлар җырчысы» дигән альбом эшләнде. Бу альбом һәм буклетлар «Якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел” күргәзмәсенә куелды һәм киң катлам китап укучыларга тәгъдим ителде.