11 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста 21 укучы көч сынашты.
«Табигый фәннәр»юнәлеше буенча:
1 урын алдылар:
- Олы Мишә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Вәлиева Фәридә (укытучысы Кәримова Гөлзилә Габделәхәтовна);
- Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Имамиева Нәзилә, Яруллина Альбина (укытучысы Кәримуллина Әлфия Наил кызы);
2 урында:
- Олы Мишә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Шәймәрданов Әмир (укытучысы Борһанетдинова Резеда Җәүдәт кызы);
- Үзәк урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Колбасов Никита (укытучысы Пантелеева Татьяна Васильевна);
3 урында:
- Олы Нырсы урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Хуҗин Илмир (укытучысы Фәттахова Рәйханә Вәлиәхмәт кызы);
«Төгәл фәннәр» юнәлеше буенча:
1 урында:
- Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Фәсхиев Илфат (укытучысы Исмәгыйлова Рәсимә Каюм кызы);
2 урында:
- Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Хәбибуллин Рәхим (укытучысы Мөхәммәтгалиева Зөһрә Тимерша кызы);
- Шәтке урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Мингазов Рәсим (укытучысы Мозафарова Сөмбел Юлдаш кызы);
3 урында:
- Алан урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Шакиров Алмаз (укытучысы Шаһиазданова Энҗе Тимершаех кызы).
«Кеше белеме» юнәлеше буенча:
1 урын алдылар:
-Алан урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары Кәримов Сәид, Сибгатуллин Ильяс (укытучы Сафиуллина Әминә Тимергали кызы);
- Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гыйльметдинова Мәдинә (укытучысы Шөгаепова Рания Рафик кызы);
2 урында:
- Теләче урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Котдусова Зәринә (укытучысы Насыйрова Энҗе Мәсхүт кызы);
3 урында:
- Иске Җөри урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Вахитова Самира (укытучысы Бәдриева Наилә Ринат кызы);
- Алан урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гайфуллина Зәринә (укытучысы Садыкова Гүзәлия Шамил кызы).
«Сәламәтлек культурасы» юнәлеше буенча:
1 урын алдылар:
- Теләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Галимов Мөхәммәт (җитәкчесе Галимова Альбина Насих кызы);
- Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Хафизов Илгиз (укытучысы Алимова Ләйсән Фаляхетдин кызы);
2 урында:
- Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Сәлахов Илсаф (укытучысы Мөхәммәтгалиева Зөһрә Тимерша кызы);
- Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Камалов Альмир (укытучысы Алимова Ләйсән Фаляхетдин кызы);
3 урында:
- Шәтке урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Рәхимова Айзилә (укытучысы Рәхимова Людмила Николаевна).
Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнделәр.