11 март көнне 2004 елгы һәм аннан да кечерәк кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 7 команда катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Теләче 1
2 урын – Шәтке 1
3 урын – Шәтке 2 командалары.
Призер командаларга грамота, медальләр, ә җиңүче командага Кубок та тапшырылды.