Яшь буынга сәнгать тәрбиясе бирүнең күп формалары арасында хореография аерым урын алып тора. Бию белән шөгыльләнү матурлыкны аңларга , аны булдырырга гына өйрәтми, алар образлы фикерләүне һәм фантазияне үстерә, гармонияле пластик үсеш бирә. Хореография баланың эстетик яктан камилләшүе, аның рухи һәм физик үсеше өчен зур мөмкинлекләргә ия. Бию белән шөгыльләнү дөрес нигез формалаштыралар, этикет нигезләрен һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес итеп тоту манерасын өйрәнәләр, актерлык осталыгы турында күзаллаулар бирә. 11 март көнне Айдар авыл мәдәният йорты фойесында татар биюе буенча "Татар биюе"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.Бию буенча мастер-классның максаты татар милли бию мәдәнияте белән танышу иде. Чарада татар халык биюенең төп элементлары каралды